#Башҡортостанҡыҙы #БашкортостанКызы #журнал Ҡаҙ майының файҙаһы. *** Ҡаҙ майының составындағы файҙалы компоненттар: 1. Май кислоталары. Организмдың һыу балансын яйға һала; липидларҙың үтеп кереүен арттыра, ә был үҙ сиратында косметик сараларҙың тән тиреһенә тиҙрәк һеңеүенә килтерә; тиреләге яраларҙың төҙәлеүенә ярҙам итә; 2. Селен. Мәтдәләр алмашыныуын көйләй, айырым алғанда аҡһымдар һәм углеводтарҙы үҙләштереүгә ярҙам итә; йод үҙләштереүҙе яҡшырта; 3. Холестерин. Күҙәнәктәрҙең нигеҙе булып һанала, Д витамины тупланышында ҡатнаша; 4. Е витамины. Иммун системаһын нығыта, коллогенды синтезлай; күҙәнәктәрҙе зарарлануҙан һаҡлай. *** Ҡаҙ майы тәбиғи дауалау продукты булып һанала. Уны халыҡ медицинаһында киң ҡулланалар: организм тарафынан тиҙ үҙләштерелә; йылытыа; күҙәнәктәрҙе яңырта; организмдың һаҡлау көсөн нығыта; файҙалы матдәләрҙең тирегә тиҙрәк үтеп кереүен тәьмин итә. *** Каз мае белән түбәндәге авырулардан дәваланып була: Бронхит. Озакка сузылган ютәлдән котылу өчен, каз маен кыргычтан чыгарылган суган белән бутарга һәм ашар алдыннан бер аш кашыгы кабул итәргә. Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була. Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк. Туберкулез. Әлеге чирдән арыну өчен, эретелгән каз маена алоэ согы, какао, вакланган эрбет чикләвеге кушып болгатырга һәм парда җылытырга кирәк. Көнгә дүрт тапкыр, сөт белән бер кашык әлеге катнашманы кабул итәргә кирәк. Уңай үзгәрешләр бер атнадан соң күренәчәк. Үпкә ялкынсынуы. Эретелгән каз мае һәм сарымсактан ясалган катнашманы җылыталар һәм пергаментка сөртәләр. Кәгазьне күкрәккә куялар, өстеннән җылы шарф ябалар һәм төнгә шулай калдыралар. Бер атналык курстан соң уңай нәтиҗә күренергә тиеш. Өшү. Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөрткәнче, җылы су белән тиренең сизгерлек сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү беткәннән соң, аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртәләр. Җылы кием кияргә яки җылы шарф белән уранырга кирәк. Экзема. Тире проблемаларыннан котылырга каз һәм пихта маеннан ясалган мазь (2:1) ярдәм итәр. Тиренең зарарланган урыннарына көнгә берничә мәртәбә сөртергә кирәк. Дәвалау курсы – 20 көн, бу вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә. Ревматизм. Арка авыртканда мунчада, арканы каз мае белән ышку ярдәм итә. Тән җылыну нәтиҗәсендә ярдәме бермә-бер артачак. Процедурадан соң җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сенастан соң ревматизм узарга тиеш. Мускулларда авыртулар. Тәндә авыртулар борчымасын өчен, авырту булган урыннарга май, бал һәм спирт төнәтмәсе белән массаж ясыйлар. Әлеге катнашманы куллану тиредәге тозларны чыгарырга, кан әйләнешен яхшырта, капиллярларны ныгыта. Аналыктагы авырулар (эрозия). Эретелгән каз мае һәм тырнак гөл төнәтмәсе белән универсаль сыекча ясыйлар. Ун көн дәвамында шушы төнәтмәдә чылатылган тампонны, төнгә аналык җиңсәсенә куеп калдыралар. Ун көн саен аралаштырып, рәттән өч курс эшләргә кирәк. Бу вакыт эчендә яра төзәлә. Балага уза алмаганда каз мае, алоэ яфраклары, бал һәм сырганак мае белән катнашма ясарга кирәк. Төнәтмәне көнгә өч мәртәбә бер кашык җылы сөт белән эчәргә. Әлеге дару хатын-кызларда аналык көпшәсен чистарта һәм ир-атларда сперматозоидларның активлыгыны арттыра. Простатит. Әлеге авыруны, каз мае, вакланган сарымсак, бал һәм каланхоэ согы төнәтмәсен кабул итеп дәваларга була. Катнашманы иртән һәм кич ач карынга бер аш кашыгы эчәләр. Ике атналдан соң кече йомышны үтәгән вакыттагы авырту бетәргә тиеш. Тулысынча дәвалану өчен төнәтмәне 30 көн дәвамында кабул итәргә кирәк. "Сәләмәт булығыҙ "төркөмөнән. https://bashkortostankyzy.rbsmi.ru/